Балык теле, Булат Ибраим

Яңгыр ява, Урам тулы күлләр, Урам тулы күзләр Һәм телсезләр тәгәрәшә. Алар белән мин янәшә, Ләкин түгел бергә. Мин гомергә Алар белән булмам, Ярдәм итсә Ходам. Яңгыр ява… Балык теле укытучысы Кайтып килә, Көлә-көлә, күлне таптап, Балыкларын саный, Акрын гына атлап. Ул безнеке түгел, Әллә каян укып кайткан, Сатлык күңел, Балык телен алып кайткан, Сатып ана телен. Балык теле, Шундый җиңел тел ул, Хәрефләре дә юк, язуы да, Тарихын да аның беркем белми, Кирәк түгел артык казыну да, Кирәк түгел китап язуы да. Кирәк түгел… Ул телне өйрәнсәң, Йокың татлы, Тыныч шаулы күңел. Чиләкләрдән чиктән ашып түгел, Юлларыңа бәхет тулса, Берни кирәк түгел… Яңгыр ява, Ә күлләрдә балык туе бара, Халык туе кадәр… Балык теле бездә, Атасыннан баласына күчә, телебезгә, Бөек телебезгә. Ят та түгел кебек инде Бу тел безгә, Балык булып барабыз бит Үзебез дә. ............................................................................. Рыбий язык. А дождь идет, На улице - гроза, На улице - глаза И - без конца - ряды немых. Меж ними - я, один из них, Но не из их числа. Творцу хвала! Да не попустит мне Стать с ними наравне. А дождь идет… Наречья рыбьего толмач По лужам, рад, Спешит назад - все шлеп да шлеп, - Послушным счет малькам Ведет, не морща лоб. Мы разной крови с ним, Набит чужим умом, подлец, Он зрел, родным Презрел он языком, подлец, В наш дом он рыбий внес. Наречье рыб, Нет проще языка: Ни азбуки с грамматикой тебе, Откуда он - забыл бы, да не знал, Ведь ни к чему - ни зубрежа тебе, Все ни к чему - ни даже книг тебе, Все ни к чему… А освоишь его - Сладчайший сон Подарит он уму. За грань шагнешь - поймешь ты что к чему: Обретшему счастливый путь Иные - ни к чему… А дождь идет, И в глубине, гляди-ка, рыбий бал, Почти как у людей… Наречье рыб - в семье, Из рода в род змеей ползет, знай, в наш язык себе, И рвешь язык себе. Арыбий-то, смекнешь в уме, Вполне себе, И обрастаешь чешуей, Ни бе ни ме.
Back to Top