Иади видеоязма Болгар Туган тел 2024

Йомшак та син, телем, җәеп сузыкларың, Кырыс та син, телем: кыска фәрманнарың. Төгәл дә син, телем, Тирән дә син, телем... ... Тел ул – Һава, Тел ул – Диңгез, Тел ул – Җир дә! Кошлар кебек тезмә-тезмә оча сүзләр Тел күгендә, Балык булып фикер йөзә Тел диңгезе төпләрендә. Рәт-рәт булып аваз, сүзләр җиргә төшә, Тел җирендә шау-гөр килеп милләт үсә. автор: Сөләйман
Back to Top