Канаты каерылган күбәләк

Бакчадагы гөлемә килеп кунды Канаты каерылган күбәләк. Балачагым гүя исемә төште, Уйный идек һәрчак бергәләп. Оча идең иркен болыннарда, Гөлдән-гөлгә кунып, шатланып. Балачактан килгән кунакмы син? Шулай ахры, алдым чак танып. Сабый чакта матур канатларың Аллы-гөлле чәчкә кебек иде. Ниләр булды сиңа, күбәләгем, Җил-давыллармы соң сиңа тиде? Күбәләкләр гомере бигрәк кыска, Һичьюгы бер ай да түгел лә. Гомеремнең бер генә елын сиңа Мөмкинлегем юк бит бирергә. ()
Back to Top