Илдус Макуев «Аерылмагыз»

Су буенда ялгыз аккош Каерылган канатлары Канатларны каера ул Аерылу газаплары Аерылмагыз, аерылмагыз Булса да сәбәпләре Канатларны каера ул, Аерылу сәгатьләре Ят кошны пар итмәс ак кош Ялгыз канат какса да Бездә бергә булалмабыз Сулар үргә акса да Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгерләрем Нигә без бергә чакларнын Белмийбез кадерләрен Су буенда ялгыз аккош Каерылган канатлары Канатларны каера ул Аерылу газаплары Аерылмагыз, аерылмагыз Булса да сәбәпләре Гомерләрне кыскарта ул, Аерылу сәгатьләре
Back to Top