ҮЛЕМ ТУРЫНДА УЙЛАР / ЯШҮСМЕРЛЕК БУНТЫ / ӨЙ ХИСЕ / ПОДКАСТ Шулай язган

Кешедә һәрчак илаһи тетрәнү уяткан тема — үлем. Шанталь Акерманның китабында үлем темасы шундый ук изге тема — әни белән мөнәсәбәтләр темасына үрелә. Без, Гүзәл һәм Миләүшә, подкастның яңа чыгарылышында үзебез үскән гаиләләрдәге хисләр, үлемгә карашыбыз һәм аның белән очрашу тәҗрибәләребез турында сөйләшәбез. 0:21 сәлам! икенче сезон! 0:53 китап авторы Шанталь Акерман турында 1:24 китап: «Моя мать смеется» 1:48 китап көндәлекләр/иртәнге язмалар форматында 2:19 Гүзәл көндәлекләрне ничек яза 2:45 китап нәрсә турында 4:57 «син миңа беркайчан да “яратам“ дип әйтмәдең» 5:50 Гүзәлнең гаиләсендә җылы хисләр белдерү 6:18 Миләүшә үскән гаиләдә йомшаклыклар белдерү 7:23 китап башлана «Минем әнием көлә», дип. Тормышны бәйрәм итү 8:43 Шантальнең гаиләсендә Аушвиц эзе 9:49 бу китапны аягында нык басып торган кеше язган кебек түгел 10:30 язуда чагылган психик тотрыксызлык 10:51 өлгермәгәнлек һәм әни белән мөнәсәбәтләр. Шанталь һәм әнисе 11:58 текст язучы — бала-бала 12:31 Акерманның «News from Home» фильмы 12:50 Шантальгә анисе язган хатлар 13:32 әнисе үзен бала кебек тоткан 14:10 «Отчаянные домохозяйки» сериалында Сьюзан һәм аның кызы 15:06 укырга киткән жиреннән корсаклы булып кайтып төшә 15:18 кызы аңа әйтә: «Мин бит синең әниең идем» 16:05 китапта мөһим тема — әти-әни белән мөнәсәбәтләр һәм аларның киләчәккә тәэсире 16:30 китап барышында Шанталь үзе дә әкренләп сүнә кебек. Кендек бавы, сепарация 17:47 өй хисе һәм әни 18:34 Миләүшәнең өй хисе 19:56 Гүзәл өчен өй 20:30 өй хисе һәм тамырлар, нигез хисе 21:06 «мин бүтән өйгә кайтмыйм» 21:33 Гүзәлнең куркыныч төше 24:40 нигез һәм элек яшәгән туганнар 26:06 китапта үлемнең котылгысызлыгы бирелеше 26:25 автор үзен әнисенең үлеменә әзерли 27:07 синең чирдән кешеләр тәрәзәдән ташланалар 28:03 кечкенә үлемнәр 29:27 мин үлемнән куркам икән 29:51 яшүсмерлектә суицидаль уйлар 32:24 әти-әнинең яшүсмердән читләшүе 33:48 әни миңа пустырник бирде, миңа бик неловко иде 34:49 минем ике тапкыр үлем күргәнем бар 35:32 әбине күмгән көнне мин «пролетая над гнездом кукушки» китабын укый идем 36:01 бабай урын өстенә яткач, миңа үкенү килә башлады 38:12 ярты авыл сезнең ишегалдына җыела һәм сезнең йорт үлем белән ассоциируется 38:28 әти иртән уятты – «бабаең үлгән, тор» диде 40:08 бабайның шкафы өстеннән безнең рәсемнәр ишелеп төште 40:54 яшүсмерлек чоры – «өйдән качам», «сез мине аңламыйсыз» 42:06 мин үземне бик гаепләдем аны шундый халәттә калдырганым өчен 43:26 Миләүшәнең туган көнендә зиратта миләүшәләр эзләп йөрүе 44:35 балага ничә яшьтә үлем турында сөйләргә ярый? 46:13 мин үлемнән куркам, чөнки үлгәч ни буласын белмим 47:22 мине ул адымнан бер уй гына туктатып калды 48:16 утта янганчы, просто юкка чыгу яхшырак кебек 50:38 Гүзәл – кайсы моментларда үлемне искә төшерүе турынңа 51:20 Миләүшә нинди үлемнән курка? 51:49 Гүзәл өчен нинди үлем предпочтительный? 53:43 үземдә күбрәк казынган саен, мин тормышны күбрәк яратам 54:07 бу китапны хәзер тревожный халәттә булмаган һәр кеше укый ала 55:56 мин бу хәлдә калырга һәм әнидән качып йөрергә теләмим 57:03 рәхмәтләр сәхифәсе 57:29 бездән сезгә сораулар
Back to Top