❤️ ӘНИЕМ ❤️

Әнием, мин сине Күктәге йолдызларга тиңлим. Синең өчен дөньяда Иң җылы сүзләрне эзлим. Әнием, син минем Алтыным вә матурым. Син - тормыш бүләк итүчем, Мәңге бетмәс акылым. Син - минем тормыш терәгем, Син гомерлек язым. Кышларда туңдырмый торган Мәңгелек назым. Синнән үрнәк алып, Әни Атлыйм зур юлдан. Синең кебекләр булганда Мин мәңге туңмам. ✍🏼 Гөлинә Шәйхи
Back to Top