Әтиемә. Папе. For my Dad. (Arthur Mauzer Sax) Маузир Гиниятуллин

Song in my native language, for my Dad. Папе, на родном языке. Әтиемә җыр. Тормышка синең күзләрең белән, Карый башлагач мин Әтием, Синең бөтен әйткән сүзләреңнең, Аңладым яшәүнең мәгънәсен. Бу дөньяда синдәй кеше юк шул, Мин дә сине Әти сынатмам. Барлык өметләреңне аклармын, Ярдәмеңнән мине ташламасаң. Йолдызларга карап сине эзлим, Айлы төндә мин сиңа дәшәм. Иң бәхетле кеше булыр идем, Синдәй Әти булып яшәсәм. Күзем йомып Әти диеп дәшәм, Ләкин җавабыңны ишетмәм. Иң бәхетле кеше булыр идем, Улым дип син тагын бер әйтсәң. Көн дә Догалар сиңа кылабыз, Әнием-туганнар янәшә, Төшләребездә хәбәр көтәбез, Дәрт һәм көч бирә ул яшәргә. Сиңа анда рәхәт булса Әти, Безгә монда җиңел яшәргә, Раббым күрешергә насыйп итсен, Җәннәт-оҗмахта мәңгелеккә. Барлык көчемне җыеп, кочаклап, Күп сүзләр, рәхмәт әйтер идем. Яныбыздан бик иртә киттең шул, Хәтта хушлашып өлгермәдем. Слова и музыка: Arthur Mauzer Sax.
Back to Top