Лябиб Лерон: “Сезгә дәшәм...“ (“Призываю вас...“)

Сезгә дәшәм ... (Туган телне яклап) Сезгә дәшәм, милләт козгыннары! Сезгә дәшәм, татар мокытлары! Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем! Сезгә дәшәм, татар манкортлары! Сиңа дәшәм, Даватика бабай! Сиңа дәшәм, Даваника әби! Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти! Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни! Сиңа дәшәм, Даватика бабай! И йөрисең түбәтәең киеп – Йөргән чакта синең кызың, улың Бүтән милләт җырын җырлап-биеп! Сиңа дәшәм, Даваника әби! Утырасың башка телдә сөйләп – Көйсезләнгән газиз оныгыңның... Тьфү... ...Вынугыңның көен көйләп! Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти! Яшәгәндә үз телеңнән өркеп, Ерак бабаңнарның рәнҗешләре Тотмас, димә, килеп тотар беркөн! Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни! Күрәсеңдер бүген үз балаңның, Башка телдә сайрап, чәчрәп-чәчрәп, Башка телне яклап сүз алганын... Сиңа дәшәм, калфак кигән апа, Сиңа дәшәм, түбәтәйле абзый: Сезнең бала түгелме ул, әнә, Телебезгә бүген кабер казый?! Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем! Сезгә дәшәм, милләт имгәкләре! Килер беркөн... Сез аңларсыз мине... Тик аңларсыз бик соң... ...мин әйткәнне. Ләбиб Лерон Источник:
Back to Top