“Фидакарьләр“ тапшыруы - Илгиз Халиков, ТР Мәгариф министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы

Бүген игътибарыгызга “Фидакарьләр” проектының махсус чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Сез инде беләсез “Фидакарьләр” тапшыруының каһарманнары — гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар, остазлар, бакча тәрбиячеләре, тел галимнәре һәм милли мәгариф фидакарьләре. Студиябезнең бүгенге кунагы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы, филология фәннәре кандидаты Халиков Илгиз Илдар улы. 00:39 «Фидакарьләр” тапшыруын гамәлгә кую - зур бүләк 03:39 Мәктәптә татар теле укытучыларының роле һәм урыны нинди? 07:25 Татар телен сайлау – милли этномаркер 08:32 “Туган тел тормышымда хәлиткеч роль уйнады һәм уйный”. 09:51 “Милли телләрне белү бермә-бер өстенлек бирә” 11:07 ВШЭның Баш мие һәм тел үзәге галимнәре белән уртак проект турында 12:24 Борынгы әби-бабайларның зиһене ачык булуның сере нидә? 13:20 Баш миенең гомерен ничек озайтырга? 14:03 Милли үзаң үсеше зур булган районнар 14:55 Ихлас рейтинг нәрсәдән гыйбарәт? 15:30 9 сыйныфны тәмамлаган ничә укучы туган телдән имтихан тапшырган? 16:06 11 сыйныфта БРИ тапшыручылар санын ничек арттырырга? 18:03 Татар теленнән имтиханда укытучының роле 18:33 Милли мәгариф эшчәнлеге буенча юл картасы төзү 19:15 Татар теленнән БДИ тапшыручыларның саны: милли фаҗигаме, әллә каһарманлык үрнәгеме? 23:33 Татарстаннан тыш тагын кайда татар теле белгечлегенә укып була? 27:32 Чит төбәкләрдән татар теле укытучыларына ихтияҗ бармы? 29:19 Татарстаннан һәм Башкортстаннан кала татар теле дәресләре тагын ничә төбәктә бар? 30:32 “Күршең бай булсын – тавыкларың тук булыр” 32:32 Кайбер төбәкләрдәге мәктәпләр Татарстан мәктәпләренә үрнәк тә булып тора 33:49 Чит илләрдәге якшәмбе мәктәпләре министрлыкның игътибар үзәгендәме? 35:43 Татар мәктәпләре өчен кадрлар мәсьәләсе: полилингваль комплекслар 42:39 КФУда ничә студент укый? Кабул итү саннары. 43:14 Татар гимназияләренең үсеш стратегиясе 45:36 “Беренче урынга тәрбияне куям” 46:53 “Ата-аналар белән эшләү – этномаркер. Директор фикерен җиткерә алса, 50% эш эшләнде.” 47:13 Тәнкыйтьләп кенә эш бармый 47:38 Полилингваль комплекслар ачылу татар гимназияләренә игътибарны киметте кебек 49:08 Теләкләр һәм остазларга рәхмәтләр.
Back to Top