Марат Гобәйдуллин ЯҢА ЕЛ ВАЛЬСЫ (Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре)

ЯҢА ЕЛ ВАЛЬСЫ Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Көтеп алган бүләк булып, Бәйрәм килә Җиргә ел да. Күңелләрдә шатлык тулы, Яңгырый дәртле җырлар. Кушымта: Бәхет, куанычлар гына Алып килсен Яңа еллар. Имин булсын, озын булсын Алдагы барыр юллар. Яңа елның ап-ак кары Бар дөньяны сафландырсын. Йөрәкләргә өмет салып, Һәркемне шатландырсын. Кушымта: Бәхетле, мул булсын тормыш Газиз туган илебездә. Шөкер итеп, сөенеп яшик Һәр яңа көнебезгә. Кушымта:
Back to Top