Өлкәннәр көненә өр-яңа җыр Роза Якуповадан!

Өлкәннәр көненә өр-яңа җыр Роза Якуповадан! Рафига Усманова сүзләре, Роза Якупова көе. Өең җылы, тамагың тук булса, Аяз булса баш өстеңдә күгең; Янәшәңдә дус, туганнар булса, Бәхет өчен артык кирәк түгел... Шушы бәхетләрнең барысын телик, Сезнең йөрәк әрнеп какмасын; Йөзләрегез һәрчак көләч булсын, Кайнар яшьләрегез таммасын! Иң кирәкле, газиз затлар булып, Бала хәсрәтләре күрмичә; Яшәгез Сез, бар булыгыз әле, Картаюны бар дип белмичә!
Back to Top