Күңелле әлифба дәресләре. №1 – А хәрефе/ Уроки Весёлая азбука. №1 – звук/буква А

Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» дәресенең беренче чыгарылышында сәламли! Әлеге дәрес «А» хәрефе/авазы өйрәнүгә багышлана. Шөгыль барышында укытучы апа авазны әйтергә, хәрефнең басма һәм язма хәрефен язарга һәм уен аша хәрефне танырга өйрәтә. Дәрестә шулай ук «СалаваТИК» төркеменең «Лап-лап» җырын һәм «Күңелле әлифба» проектының беренче чыгарылышын карарга мөмкин! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Преподаватель татарского языка и литературы Гульфия апа приветствует юных друзей от 3-7 лет на первом уроке «Весёлой азбуки». Он посвящён изучению буквы и звука «А». Во время занятия дети смогут повторить за учителем правильное произношение, попробуют написать печатную и прописную букву, а также в игровой форме научатся узнавать букву «А». Здесь же можно посмотреть интересные видео проектов «СалаваТИК» и «Күңелле әлифба»! Давайте изучать азбуку весело!
Back to Top