«Күңелле әлифба» дәресләре. №21 – «Й» хәрефе_авазы_ Звук_буква «Й»

«Күңелле әлифба» дәресләре. №21 – «Й» хәрефе/авазы Төнге күктә йолдыз атылганын күреп, теләк теләгәнегез бармы? Әлеге «Күңелле әлифба» дәресендә Гөлфия апа нәни укучыларына төрле йолдызлыклар турында сөйләр, балаларны атылган йолдызларга карап теләк теләргә чакырыр. Укытучы апа «Й» хәрефе/авазы кергән сүзләр: йомран, йозак, йөрәк, өй, ай кебек сүзләрне әйтеп, рәсемнәрен дә күрсәтер. Шулай ук дәрестә сабыйлар «Й» авазын әйтергә, басма хәрефне язарга, язмасын танырга өйрәнер. Ә «СалаваТИК»ларның «Планеталар» җыры аша укучылар Кояш системасындагы планеталарның атамаларын өйрәнер. Дәресне «Күңелле әлифба» проектының чираттагы чыгарылышы тәмамлар. Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Уроки «Весёлая азбука». №21 – Звук/буква «М» Вы когда-нибудь загадывали желание, наблюдая за падающей звездой в ночном небе? На этом уроке «Весёлой азбуки» Гульфия апа будет рассказывать маленьким ученикам о созвездиях и пригласит загадать желание по звезде. Преподаватель познакомит детей со словами, в которых есть буква/звук «Й» и покажет картинки. На занятии дети 3-7 лет узнают, как правильно произносить звук, написать печатную и прописную букву «Й». А песня «Планеты» в исполнении группы «СалаваТИК» познакомит зрителей с названиями планет Солнечной системы. В конце занятия учеников ждет просмотр выпуска «Күңелле әлифба» посвященного «Й»! Давайте изучать азбуку весело!
Back to Top