Келле лифба дреслре. №15 Г хрефе_авазы_Звук_буква Г

«Күңелле әлифба» дәресләре. №15 – «Г» хәрефе/авазы Галим Каюм Насыйри турында ишеткәнең бармы? Ул халкы өчен санап бетергесез күп эшләр башкарган: укытучы булган, мәктәп төзеткән, китаплар язган, тарихчы һәм тел галиме булган, татар, гарәп һәм рус телләрен белгән һ.б. Татар халкының бөек галиме белән Гөлфия апа нәни тамашачыларны «Күңелле әлифба» дәресенең «Г» хәрефе/авазына багышланган чыгарылышында таныштырыр! Шулай ук 3-7 яшьлек сабыйлар «Г» хәрефен/авазын әйтергә, басма хәрефне язарга, язмасын танырга өйрәнер, әле «СалаваТИК» төркеменә кушылып, «Гөмбәләр биюе» җырын башкарып, күңел ачар. Күчтәнәчкә – «Күңелле әлифба» проектының чыгарылышы! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Уроки «Весёлая азбука». №15 – Звук/буква «Г» Слышал про учёного Каюма Насыри? Он сделал много хороших дел для своего народа: был учителем, построил школу, писал книги, изучал историю и языки: татарский, арабский и русский и многое другое. На уроке «Весёлой азбуки», посвященному изучению буквы/звука «Г», Гульфия апа расскажет маленьким зрителям про этого учёного-энциклопедиста! На занятии дети 3-7 лет узнают, как правильно произносить звук, написать печатную и прописную букву «Г». Также малыши смогут в весёлой, игровой форме усвоить новые слова, начинающиеся на эту букву, и потанцевать с группой «СалаваТИК». В конце самых преданных зрителей ждёт подарок – просмотр выпуска «Күңелле әлифба»! Давайте изучать азбуку весело!
Back to Top