Кадерле ярма ташы

“Татарстан” журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, көн-күрештән төшеп калган шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Иген уңышы җыелды. Илле-алтмыш ел элек булса хатын-кызлар: “Яңа уңыштан бодай бәлеше пешереп ашарга кирәк”,- дип сөйләшерләр иде. Хәзер исә безгә бу сүз бөтенләй ят тоела. Тик әле шулай эшләүче кешеләр бар икән. Андый гаиләне Кама Тамагы Олы Салтык авылыннан эзләп таптык.
Back to Top