Адилә Каримова. Түбән Новгород

Алланың пәйгамбәрләрен Киң дәрьяларга тиңлибез Елгалар кушылган җирдә Мөхәммәт пәйгамбәр – диңгез. Кырык яшендә Мөхәммәткә Алладан вәхи килгән, Пәйгамбәр бул, ислам нурын Җиһанга тарат дигән! Укы, дип пәйгамбәргә Корьән китабы биргән. Җабраил Фәрештә аны Аят-аят иңдергән. Мөхәммәт пәйгамбәр булгач, Мәккә халкы яңа динне Бик тиз кабул итә алмаган. Табына торган сыннарын Алар Алла дип аңлаган. Мөхәммәт Мостафа динне Көчләп тагарга килмәгән, Явызлыкны беркайчан да Явызлык белән җиңмәгән... Миллиардлар йөрәгендә Ислам дине ярала. Диңгез-океаннар гизә, Киң җиһанга тарала. Ислам дине чүлләр гизеп, Һаман атлаган алга. Пәйгамбәрен дошманнардан Саклаган Сөбһан Аллаһ!
Back to Top