Поздравление 290822

Хөрмәтле Рөстәм Фәиз улы! Юбилеегыз – 60 яшегез тулу уңаеннан, Сезне чын күңелдән котлыйм. Сезнең кебек баһадир гәүдәле, энергиясе ташып торган, көр күңелле кеше өчен бу әле егет чак. Мәскәүдәге Сез җитәкчелек итә торган “Татарлар штабы” иҗтимагый оешмасының милләтебез хакына актив эшчәнлек алып баруы бөтен татар дөньясына яхшы билгеле. Якташларыгыз Сезнең белән аеруча горурлана, чөнки күп еллар Түбән Камада яшәп һәм эшләп киттегез, хәзер дә шәһәребезгә еш кайтып йөрисез. Сезнең белән һәр очрашу – безнең өчен истәлекле вакыйга, милләт файдасына башкарылган эшләр турында үзара фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу. Татарстаннан читтә яшәп тә, татар халкының мәнфәгатьләрен шулай кайгыртуыгыз бары тик хуплауга гына лаек. Безне шунысы да сокландыра: Мәскәүнең “Татарлар штабы”, нигездә, яшьләрне берләштерә, аларның халкыбыз тарихын, рухи хәзинәләрен, туган телебезне белүләрен кайгырта. Барлык чараларыгызның татар телендә үткәрелүе, шул ук вакытта, яшьләр өчен кызыклы, мавыктыргыч булуы зур әһәмияткә ия. “Аулак өй” кичәләре, танылган милләттәшләребез белән очрашулар һәм башка чаралар яшьләрдә үз милләте белән горурлану хисе уята. Мондый кичәләрдә яшьләрнең танышып, дуслашуы, ахыр чиктә, яңа татар гаиләләренең барлыкка килүе дә – матур күренеш. Барлык бу һәм башка эшләрнең башлап йөрүчесе булу өстенә, Сез газеталар һәм журналлар белән эшләүгә дә тиешле игътибар бирәсез, “Үз җиремдә – үз телем” дигән бик кирәкле китап чыгаруны да оештырдыгыз. Иң мөһиме шул, “Татарлар штабы” формаль рәвештә түгел, үз халкына файда китерергә тырышып эшли. Юбилеегыз уңаеннан кайнар котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык эшләрегезнең һәрвакыт уң булуын телибез. Ихтирам белән, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Милли шура әгъзасы, БТКның Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Р.М. Ганиев
Back to Top