Ленара Султанова Бодрэ чэчле малай Эльвира Хаматнурова кое Р Валиева суз Сулпылар бозрэ сэсле малай

Пишу песни для взрослых и детей . Есть готовые минусовые фонограммы,аранжировки авторских песен. 8 917 438 4827. Бөдрә чәчле малай Эльвира Хәмәтнурова көе Резеда Вәлиева сүзләре Безгә яңа малай килде, Чәчләре кара бөдрә, Шул бөдрә чәчләре белән Көн дә төшемә керә. Җенем сөйми бөдрә чәчне, Ә кызлар аңламыйлар, Шушы бөдрә чәчләреннән Күзләрен алалмыйлар. Ничек елмая белә бит Шундый матур иттереп. Нигә эри шуңа йөрәк, Ачуымны китереп!.. Шуннан бирле үземнең дә Күңелем әллә нишләде: Ачуыма тия шуның Дулкын-дулкын чәчләре. Моның ише бөдрә чәчләр Кызларда да бик сирәк. Әйтегезче, ир-егеткә Мондый чәчләр ник кирәк?! Ничек елмая белә бит Шундый матур иттереп. Нигә эри шуңа йөрәк, Ачуымны китереп!.. Өстәвенә, күргән саен Каршыма килгән була, Әнҗе тешләрен балкытып, Елмаеп килгән була. Елмайса елмайсын, әйдә. Карамыйм да үзенә. Тик аңламыйм, нигә болай Ялкын каба йөземә? Ничек елмая белә бит Шундый матур иттереп. Нигә эри шуңа йөрәк, Ачуымны китереп!.. Канал певицы и композитора, педагога по вокалу и ведущей п
Back to Top