Яшь инспекторлар

Табигатьтә яз тантана итә. Кардан ачылган юллар велосипед, самокат сөючеләрне үзенә чакыра. Соңгы көннәрдә ике тәгәрмәчле транспорт бн йөрүчеләр саны күзгә күренеп артты. “Юлда игътибарлы булыгыз” дип өлкәннәргә балалар кисәтү ясый. ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән юлда беренче тапкыр эшли. Бүген яшь инспекторлар ролен “Шоколад” балалар бакчасының уртанчылар төркеме башкара.
Back to Top