Гадел Хәбибуллин , 5 яшь

Исәнме, “Көмеш кыңгырау”! Сиңа Балык Бистәсе районы Корноухово авылыннан Хәбибуллин Гадел хат яза. Миңа 5 яшь. Менә инде 4 ел мин авылыбыздагы “Теремок” дип исемләнгән балалар бакчасына йөрим. Мин татарча, урысча һәм инглизчә унга кадәр саный беләм. Җырларга, биергә яратам. Инде әкренләп алфавиттагы хәрефләр белән дә таныша башладым. Шуңа өстәп мин әле бик күп кенә әкиятләр дә беләм. Әлбәттә, боларның барысында да минем яраткан әниемнең өлеше бик зур. Ул һәрвакыт миңа берсеннән – берсе матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар ала. Әнием мәдәният йорты мөдире буларак, мине төрле чараларда, район һәм республика күләмендә үткәрелгән кызыклы бәйгеләрдә катнаштырырга тырыша. Бу юлы мин Сез үткәргән “Өр – яңа фильм” һәм “Яңа елга – яңа шигырь” бәйгеләрендә үз көчемне сынап карарга булдым. “Үзем турында әкият” не без әнием белән бергәләшеп яздык. Шигырьне дә әни белән бергәләшеп ятладык.
Back to Top