Газинур Морат шигырь укый.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының Матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах Яшел Үзән районы Норлат авылына юл тотты. Анда алар XXI гасыр мәгарифе: экологик контекст дип исемләнгән II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Чарада Газинур Морат һәм Рифат Сәлах Татарстан китап нәшриятының эшчәнлеге белән таныштырды, шигырьләрен сөйләде, укучыларның фәнни эшләренә бәя бирде. Конференциядә шулай ук академик Энгель Таһиров, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тә бар иде.
Back to Top