Украинадагы сугышта Сибайдан Илнар Хатмуллин һәлак булган

Украинадагы сугышта Башкортстанның “Сибай“ ансамбленнән 23 яшьлек Илнар Хатмуллин һәлак булган. Ул сугышка узган елның көзендә җибәрелгән иде. Февральдә аның улы туган. Башкортстан Путин режимы башлаган шушы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, бу сугышта БРдан кимендә 820 ир үтерелгән. Сибайның үзеннән исә кимендә 14 ир-ат һәлак булган. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #сугыш #Сибай #Башкортостан Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top