5 МИНУТ / Каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина / Выставка в музее исламской культуры

Шәмаил һәр мөселман йортында саклана. Шәмаилче элеккедән сирәк һәм абруйлы һөнәрләрдән саналган. Заманында хөсне хат, гарәп имлясендә бизәкләп дини сүрәләр язучылар хан дәрәҗәсендә йөргән. Хәзер дә каллиграфия серләре сирәкләргә ачыла. Шулай да яшьләр арасында хөсне хат сәнгатенә игътибар арта башлады. Яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның Ислам сәнгате музеенда ачылган күргәзмәсендә Коръән аятләре, пәйгамбәрләребез хәдисләренә таянып иҗат ителгән шәмаилләре урын алган. Журналист Мөршидә Кыямова Операторлар: Марсель Масагутов, Рәфис Нуруллин Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ​ ВКонтакте: ​ Инстаграм: ​ Сайт: Шамаиль хранится в каждом мусульманском доме. Авторы шамаилей издавна очень ценились. Раньше их даже приравнивали к царям! В современном мире секреты изготовления религиозных картин доступны всё ещё далеко не всем. Мы побывали на выставке молодого каллиграфа Гульназ Исмагиловой-
Back to Top