Гади хәрәкәтләр (2 өлеш). Татар биюе буенча мастер-класс.
Бу мастер-класста без милли татар хореографиясенең нигезләрен һәм үзенчәлекләрен ачып бирүче татар биюендәге гади хәрәкәтләрне ачыкларбыз.
Мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет буенча репетиторы, Татарстанның халык артисты Ләйсән Рәшит кызы Хәмитова алып бара.
Мастер-класста катнаштылар:
Алсу Мәгъсүмҗанова-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.
Артемий Ермолаев-Казан дәүләт мәдәният институты студенты.
Татар биюенең бөтен матурлыгын белергә омтылучылар өчен без «Мирас» («Наследие») исемле мультимедияле белем бирү программасын булдырдык.
Проект мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли проектларга ярдәм итү өчен Рос