Татарстан балаларына Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар

Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар. Әйтик, миналарга “койрыклар“, яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар. Моңа ничек карыйсыз? Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #сугыш #мобилизация #татарча Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top