Кукмара, Яңа Сәрдек. Янгында ике бала һәлак
Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә “Татар-информ“га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.
“Кукмара районы Зур Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген дә 112 номерына килеп иреште“, - дигәннәр министрлыкта.
Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чык