Айзирә ИМАМОВА – Синсез... / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Читтә генә басып торам, Ни керергә белмим, Ни төтендәй таралырга. Юкка чыксам, син каласың. Керсәм, керү була араларга. Бу ишекләр, бер карасаң, ачык. Тик керәлмәү читен — әрнү. Бәрелүгә түзми, җаным көн дә Чәлпәрәмә килә — бәллүр. Тик синеке ватылмасын! Читтән генә саклыйм, юл юк. Янәшәңдә йөрим. Зинһар, Бер елмайчы, ник күзләрең моңсу? Килер диеп көтәсең. Тик Мин бер төтен болыты шул. Таралырга торам менә, Юкка чыксам, кала бушлык. Читтән генә карап торам, Сакта торам, бар син алга! Әгәр бу бер тылсым икән, Тик ярату җиңәр, аңла! Газапланма! Мин үземә алам... Беребезгә тиеш яшәү көлсез. Җан җылыңны тоям әле, Шул яшәтә мине синсез. Шагыйрә – Айзирә Имамова Оператор һәм монтаж остасы – Рафис Нуруллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top