“Чын шагыйрь тел өчен көрәштә алгы сафта булырга тиеш“

“Шигърият бунтарьлыктан башка яши алмый. Чөнки ул – яшьлекнең синонимы. Аннан килеп, бунтарьлык шагыйрьнең холык-фигыленә бәйле. Әгәр ул бунтарь кеше икән, шигырьләре дә шундый була“. 23 апрель – халыкара китап көнендә шагыйрь Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатырлары“ дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Азатлык чарада катнашкан әдипләрдән бүгенге шигъриятнең хәле, тел өчен көрәштә шигъри сүзнең көче, хәзерге әдәбиятта гыйсъянчылыкның булу-булмавы турында белеште.
Back to Top