Дания Нәгыйм - Май иртәсе / 11 мая / Казань

Фаҗига корбаннарына дога булып барып ирешсен... Барча якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. МАЙ ИРТӘСЕ Йолдызлармы бергә укмаштылар? Чәчелдеме аннан тузандай? Йөрәкләр соң кубарылмас микән Мәктәп сукмагыннан узганда? Туфан тузгый җанда, янгын анда... Ничек сүндерергә ялкынны? Эссе көндә куырылып килдек - Үлем өрде шыксыз салкынны. Күз яшьләре яңгыр булып яуды, Һәр бөртеге телде йөрәкне. Беркем таба алмас шушы көндә Юатырдай сүзне кирәкле. Балалармы шулай калтырыйлар? Җир тетриме бизгәк тоткандай? Кыңгыраулар чыңы юкка чыкты Тирән упкын ярсып йоткандай... Кояш сүнде? Әллә йөрәкләрме? Кем кабыза алыр яңадан? Еллар үтәр, тик кан саркыр һаман Төзәлмәслек тирән ярадан. Дания Нәгыйм Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: #tatmediajunior
Back to Top