Яшәүче (Әшәлче) 1 кисәк

Сезнең игътибарыгызга Чирмешән районы Яшәүче (Әшәлче) авылына багышланган кинокадрлардан өзек тәкъдим итәм. Шушы кадрларны караганнан соң күзгә яшьлэр килә. Бушап калган нигезлэрнең сыкравыннан йөрәк әрни, авылыбызның елдан-ел кечерәя баруы куңелгә шом сала. “Авылым йортлары - тарихым капкалары“ дип аталган китабым язылып бетте. Гүзәл табигатьле,болынлы, чәчәкле, Шушма елгалы, Түгәрәк күлле авылымның бай тарихы югалмасын өчен мин бу авыр да, җаваплы да эшкә тотындым. Үзем исән вакытта авылыбызның һәр йортын, һәр нигезен китап битләренә теркәп калдыру максатыннан, шушы изге эшкә тотынырга булдым. Килер бер көн, еллар үтәр, йортлар тузар, йортның хуҗалары да калмас. Аннан авылыбызның йортларын бик күрәсебез килсә дә, таба алмабыз. Әгәр дә бүгеннән тотынмасак, соңга калуыбыз бар бит. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз Әшәлче авылының үткәнен һәм бүгенгесен күзаллау өчен кирәк булачак. Бу минем генә теләк түгел, әлбәттә. Бу - күкләрдән килгән хәбәр дә. Авылыбыз йортларын тарих битләренә теркәп калдыру, аларны килә
Back to Top