Васил Шәйхразиев: “Сезнең эшләрне карау ул бер ләззәт”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм бертөркем кунаклар районыбызга эшлекле сәфәр кылдылар. Алар төрле җирләрдә булып, районыбыз белән таныша алдылар. Әлеге сәфәр район мәдәният үзәгендә тәмамланды. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз кунакларын күркәм эшләребез белән таныштырып: “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына официаль старт бирелгәннән бирле районыбызда күптөрле чаралар үткәрелде. Балтачыбызның киңкырлы халкы, җыр-моңга гашыйк укучылары төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуладылар”, диде. Васил Габтелгаязович та Балтачка булган хөрмәтен белдереп: “Һәрвакытта да сезнең районга җиңел
Back to Top