22. ДӨНЬЯМЫ, АХИРӘТМЕ?

ДӨНЬЯМЫ, АХИРӘТМЕ?.. Җомга җиткәч барыбызны Аллаһ Тәгалә сыный: Кемдер мәчетләргә бара, кемдер базарны сайлый! Бу үлчәүгә һәммәбезне Раббым куя утыртып, Байларын да ярлысын да, кем яши суза-тартып. Дөнья базарлары кирәк, кием-салым сатарга, Әмма бер сәгать җитәдер җомгаларга барырга! Кыямәттә акча булмас, алтыннар һәм көмешләр, Долларлар да, евролар да – булыр анда әҗерләр! Бу дөньяда җыйган малың күзләреңә күренмәс! Баныктагы нульләрең дә берничек ярдәм итмәс! Җомга җиткәч, Аллаһ сыный – кая бара бәндәсе: Иманлы – мәчеткә барыр, базарга – «мал иясе»! Мәчетне сайлыйсыңмы? Базарны сайлыйсыңмы? Әҗерләрне кырга куеп, акчаны саныйсыңмы? Дөньяны сайлыйсыңмы? Җәннәтне сайлыйсыңмы? Җомга җиткәч, госел алып, мәчеткә атлыйсыңмы? Алыш-биреш, сәүдәләрне Раббым харам кылмады, Ләкин җомга вакытында ул нәрсәләрне тыйды. Хаҗга барсаң, күрер идең, ничек тугъры мөэминнәр Җомга җиткәч, кибетләрен бикләмичә китәләр! Чөнки барысы да мөэмин, барысы да иманлы, Иманлы кешене Раббым ташлап калдырмый аны! Кәфер кеше исә,
Back to Top