АТНАГЫЛ ТАРИХЫ

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2016 нчы елда төбәктәге татар авыллары тарихы һәм анда туып-үскән танылган шәхесләр турында китаплар чыгаруны максат итеп куган иде. Җиде ел эчендә өлкәдәге 67 татар авылының 34 е китаплы булды. Аларны башлыча авылда гомер итүче мәдәният һәм мәгариф ветераннары яза. Шушы көннәрдә генә Мәләкәс районы Атнагыл авылы хакында да саллы гына китап басылып чыкты. Күп кунаклар һәм район җитәкчеләре, тарихчылар катнашында аның авторы Ринат Илькин китапны авылдашларына һәм укучыларга тәкъдим итте. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Back to Top