Безнең әби-әниләрдән калган бай “мирас”.

Безнең әби-әниләрдән калган бай “мирас”. Төрле матурлыклар тулы сандыклар: крават “итәкләре”, челтәрле ашъяулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары, пәрдәләр... Бу матурлыкны кадерләп саклыйбыз, чөнки аларга күпме хезмәт һәм көч түгелгән бит. ⠀ ❄️Искиткеч нәфислек – бер генә заманча фабрика да кабатлый алмаслык нәфислек! Ришелье стилендәге челтәрле пәрдәләр – шундый җиңел һәм шул ук вакытта затлы да. ⠀ 🌸Бер пәрдә комплектын безгә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым бүләк итте. Аларның килеп чыгышы турында ул, кызганычка каршы, белми. Бу эшкә 60 елдан артык һәм аны Чүпрәле районы остасы чиккәне генә билгеле. ⠀ 🌸Икенче комплект Тукай районы Колыш авылында туган Кәрәмнисә Нуретдин кызының (1937-1977) кул эше. ⠀ Ә сезнең әби-әниләрегезнең мондый эшләре сакланып калганмы? ____ Богатое “наследство“ от наших бабушек и мам. Сундуки полные всевозможной красотой: подзоры, кружевные скатерти, полотенца, накидки на подушки, наволочки, шторы... Храним всю эту красоту бережно, ведь сколько труда и сил вложено в них. ⠀ ❄️Изумитель
Back to Top