“Татарстанда яшибез икән, татар телен белергә кирәк“
Иннополис мәктәбендә укучы Максим Авраменконың әнисе Анна республикада яшәү өчен татар теле кирәк дигән фикердә. Туган телне сайлаганда ул татар теленә өстенлек бирә. Татар телен сайлауның сәбәпләренең берсе – татар теленә мәхәббәт уята торган укытучы дип аңлатты ул Азатлыкка.
“Татар телендә күбрәк кинофильмнар төшерелсен, балалар яратып караган мультфильмнар да татарча титрлар белән күрсәтелсен иде. Татар телендә заманча бинада яхшы белем алу мөмкинлеге тудырылса, телне өйрәнергә теләүчеләр саны бермә-бер артыр иде“, ди Анна Авраменко.