“Халкыбыз түзәргә мәҗбүр“
Кырымның Русиягә “кушулуының” биш еллыгы чараларына Владимир Путин килде. Акмәчетнең юлларыны полиция камап алды. Шул вакытта моны күзәтеп торган, исемен әйтмәскә сораган бер кырымтатары “без түзәргә тиешбез“, дип кырымтатарларның хәлен чагылдырды.
“Халкыбыз яшәргә, түзәргә тиеш, башка чарабыз юк. Безнең зур көчебез булса, артыбызда торган таянычыбыз булса, нәрсәдер сөйләргә, эшләргә мөмкин булыр иде. Ә хәзер кем булса да, нәрсә эшләсә дә, үзе эшләргә тиеш. Үзебезне карарга, милләт буларак сакланып калырга тиешбез. Туган телебезне өйрәнәргә, аны сакларга тиешбез, мәдәниятебезне дәвам итеп якларга тиешбез” диде ул.
Кырымтатарларның 5 ел эчендә тормышлары ничек үзгәргәне турында әңгәмә укыгыз: