Өй киендерү белән танышмы сез?

Өй киендерү белән танышмы сез?😄 ⠀ Элек һәр яшь кызның тормышында була торган бер матур гадәт иде ул☺️ Бүгенгедәй хәтерлим үземнең өй бизәгән мизгелләрне. ⠀ Килен булып төшәргә берәр атналап вакыт калганда, яшь кыз булачак кайнана-кайната өен иптәш кызлары белән бергәләшеп бизәргә - киендерергә киләләр. Еллар буе әнисе белән бергәләп әзерләгән бирнә байлыгы шул мизгелдә әлегә чит булган кешеләрнең бәяләүләрен ала🧐 ⠀ Тәрәзәләргә челтәр-пәрдәләр, ишеккә һәм бүлмә бүлүче чаршаулар, крават җәймәләре, ашъяулыклар, кечкенә һәм зур табын клеенкасы, табын сөлгеләре, сөлгеләр - өйгә, мунчага, яшьләргә үзләренә һәм булачак әти-әнигә), кайнанага – күлмәклек тукыма кисәге, кайната белән кияүгә - күлмәкләр; килен булып төшәчәк өйдә яшәүче каенсеңелгә-абыйга да бүләкләр. Бу гына да түгел әле - боларның барысын да элеп чыккач, булачак кайнана чәй эчергән иде. Әле дә хәтерлим оялып, куллар калтрый-калтрый чәй эчкәнемне😄 ⠀ Туйлар үткәннән соң, яшәргә шәһәргә китергә ниятләгән булуга карамастан, кайнана-кайната өен шулай киенде
Back to Top