«Əфганстаннан Совет армиясе чыгарылуга 35 ел!»

Видеосюжет библиотекаря Рятамакской сельской библиотеки. Шул уңайдан туган авылыбыздан, Рәтамак урта мәктәбеннән соң Совет армиясе сафларына хезмәт итәргә китеп, ерак Əфганстан җирендәге сугышларда катнашу сынауларын үтәргә туры килгән бар авылдашларыбызны санап үтәсе, шул якларда яшь гомерләре өзелгән авылдашларыбызның якты истәлекләрен яңартасыбыз килә. Дан сезгә, кадерле якташларыбыз, кадерле авылдашларыбыз - кемнеңдер уллары, абыйлары, энеләре, классташлары, дуслары, күршеләре! Без яшәгәндә сезнең батырлыгыгыз безнең күңелләрдә сакланыр! Хөрмәтле авылдашлар, Əфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз, мәктәптәшләребезне искә алыйк барысын да, һәркайсын аерым да! ❗️ Əфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз: ⭐️ Нугуманов Рифкат Закуан улы Сугыштан исән кайтып авырып вафат булган авылдаш сугышчылар: ⭐️ Габдрахманов Рәшит Зыякай улы ⭐️ Идиатуллин Ильвир Радикович ❗️ Əфган сугышында катнашып, барыбызның шатлыгына исән-сау кайткан авылдашларыбыз: Мазитов Мөхәррәм Шамил улы Хабибуллин Венер Гамир улы Насибуллин Ришат Шамил улы Нигматуллин Фәнүр Илгиз улы Кашапов Айдар Əсгат улы Тимербулатов Нәзиф Фәнзил улы
Back to Top