Истанбулның Айя Суфия музее мәчеткә әйләнерме?

Истанбулда урнашкан һәм бүген музей булып эшләгән Айя Суфия чиркәве тирәсендә кайнар бәхәсләр тыңмый. Халыкның бер өлеше бинаны мәчеткә әйләндереп, мөселманнар гыйбадәтенә ишекләрне ачтыруны таләп итә. Моның өчен диндарлар махсус акцияләр дә уздыра -- музей янына намазлыклар җәелеп, җәмәгать намазлары укыла.
Back to Top