Проблемаларның сәбәбе

Кешелек дөньясына бик зур сынау килде. Кризис, пандемия... Шул сәбәпле, эштән кыскартулар, кинәт кенә авырып, таныш-белешләрнең якты дөньядан китүләре... Мондый афәтнең кисәк кенә килеп чыгуына беребез дә әзер түгел иде. Ә ни өчен соң безгә мондый бәла килде – бу хакта безнең уйлап, фикерләп караганыбыз булдымы? Яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнен беләбез, тик шулай да үзебезгә тагын бер мәртәбә шушы сорауны бирик әле: ни өчен соң безгә Раббыбыз шундый авыр сынаулар җибәрде? Әлеге сорауга җавап эзләү үзе үк сораулар тудыра: бик каты азына башладыкмы әллә без? Аллаһыга гыйбадәт кыласы урында, акчага табына башламадыкмы? Раббыбыз куйган чикләрне беләбезме? Белеп тә,
Back to Top