Сабада бакчачы ярминксе узды

Бүген Сабада бакчачы ярминкәсе узды. Аны районыбызның бакча яратучы җанатарлары оештырды. Бу эш башында исә Лилия Мулләхмәтова тора. Ярминкәдә үзләренең бакчаларында үстергән күпъеллык чәчәк, куак үсентеләре, гөл, помидор, борыч кәлшәләре белән сәүдә иттеләр. Ә керем исә хәрби операциягә гуманитар ярдәм итеп тапшырылачак. Ярминкә бик җанлы үтте. Кеше күп килде. Юнь генә бәягә һәр алып килгән яшеллек сатылып бетте. Үсентеләр тирә- юньне ямьләсен, куаклар җимешләре белән сөендерсен. Илләребезгә хәерле җәйләр килсен. Ир- егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.
Back to Top