Мамадыш районының Соколка авылында урнашкан “Кама” лагерендә сезон дәвамында 750-800 бала ял итә.
Аларның көннәре күңелле, файдалы узсын өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Әмма туклану урыннары гына таушалган иде. Яңа сезонда ул балаларны яңа йөз белән каршы алачак. Сәламәтләндерү учреждениясында тулы көченә ашханәдә капиталь ремонт эшләре бара.