Гөлназ Әхмәдиева – Син – ул синме? / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

СИН – УЛ СИНМЕ? Син – ул синме? Охшашмы я син сыманга? Гомер буе син үзеңне Тудың мәллә гел сынарга? Син – ул синме? Уйларыңның хыялымы? Укыган бер романыңның Исеме юк героемы? Син – ул синме? Әллә башка бер чагыңдыр? Кемнәрнеңдер идеалы Булып йөрү бик авырдыр. Син – ул синме? Үзең була беләсеңме? Дөньядагы матурлыкны Күзең белән күрәсеңме? Син – ул синме? Үзеңчә гел яшисеңме? Әллә яшәвеңне һаман Бер туктамый сөймисеңме? Син – ул синме? Син үзеңчә тоясыңмы? Хисләреңне оялмыйча Җир йөзенә коясыңмы? Син – ул синме? Ә сүзләрең синекеме? Дөнья таккан кануннарны Сөйләп көнең үтелмиме? Син – ул син бит, Ә калганнар син бул(а)лмас. Синең үтәсе юлларны Башка беркем үтә алмас. Яшь шагыйрә: Гөлназ Әхмәдиева Оператор, монтаж остасы: Илмир Хәбибуллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top