Алсу Касыймова

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва кылучылар һәм аларның эшләре белән танышуны дәвам итәбез. Алсу Касыймова 15 яшь Арча районы Мәмсә авылында яши «Иң беренче итеп әкият яздым. Ул дуслар турында иде». «Көнкүреш проблемалары, мәхәббәт турында язарга яратам». «Үзем иҗат иткән әсәрләргә уңай бәя бирәм, әмма кайвакыт тәнкыйтьсез дә булмый». Алсу Касыймованың «Язмыш бүләге» әсәрен Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры @ актёры Алсу Фәйзуллина укый. #шкп
Back to Top