Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы дипломантларын бүләкләделәр. Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре“ спектакле белән Гран-прига лаек булды. Театрга 1 млн сум бирделәр.