Ркаил Зәйдулла: “Бер генә халык илдә дәүләт коручы җаваплылыгын үз өстенә алырга тиеш түгел“
Кабат бүгенге вакыйгалар турында. Бу юлы бөтен парламентка бердәнбер кыю кеше табылды (татар телен 3 сәгатькә калдырганда депутатлар арасында каршы тавыш бирүче табылмаган иде).
Азатлык ул кеше кем булуын ачыклады. Язучы, публицист Ркаил Зәйдулла, эйфориягә бирелмичә, каршы булуын әйтергә кыюлык тапкан.
Үз чыгышында да Зәйдулла кайбер үзгәрешләргә каршы чыкты. Ул, беренче чиратта “федераль территорияләр“гә аптыравын белдерде, урыс телен дәүләт коручы халык теле дип атауны тәнкыйтьләп чыкты. Ркаил Зәйдулла чыгышын тулысынча тыңларга тәкъдим итәбез.