Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессының игътибарын күбрәк өлкән буынга түгел, яшьләргә юнәлтелгә кирәк дигән фикердә. “Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру зур эш булды. Минемчә, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә бу юнәлеш иң мөһиме булырга тиеш. Югыйсә, җырлый, бии белүче өлкән буынга игътибарны күбрәк бирәбез шикелле”, – дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында
Back to Top