БАЛТАЧ ПАРКЛАРЫ ҮЗБӘКСТАН ДЕЛЕГАТЛАРЫНДА СОКЛАНУ УЯТТЫ 🇺🇿😍🤝

Кичә Балтач кунаклар кабул итте. Үзбәкстан делегатлары кичә Балтачыбызда кунакта булды. Аларны район чигендә милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм гармун моңнары белән каршы алдылар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов озатып йөрде. Үзбәкстан делегатлары шәһәр һәм авыл җирлегендәге уңайлы мохит белән танышты. Республика программасы кысаларында төзелгән паркларда булып, безнекеләрнең эш алымнарын өйрәнделәр 👍🏼 Кунаклар «Ватан сакчылары» паркы, «Салкын чишмә» экопаркы һәм «Сабантуй» ял паркында булып, биредәге матурлыкка, камиллеккә сокландылар 🤩
Back to Top