«Исемендә-җисеме» проекты. Автор - Рәсим Хаҗиев.

Татарстан районнарында нинди генә кызыклы исемле авыллар юк. Без аларны беләбез, яннарыннан узабыз, елмаешабыз, әмма ни өчен шулай аталганнарын, тарихларын белмибез. Бүген шул авыллар ничек яши, анысы белән дә кызыксынмыйбыз. Кызык бит! Боларны искә алып, “Шәһри Казан” газетасы өр-яңа проект башлап җибәрә. Ул “Исемендә – җисеме” дип аталачак. Бүген сүзебез Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылы турында булыр, русчага тәрҗемә иткәндә “Татарская смерть” дип атала бит инде. Әле янында Рус Әҗәле дигәне дә бар. Шундый сәер исемнең бирелү тарихы нидән гыйбарәт соң һәм авылның бүгенге хәле ничек? Мондый кызык атаманың килеп чыгуына билгеле шәхес Шәкүр карак та сәбәпче булырга мөмкин икән.
Back to Top