Энкэй янда булганда Элеонора Хаматнурова СУЛПЫЛАР

Пишу песни для взрослых и детей . Есть готовые минусовые фонограммы,аранжировки авторских песен. 8 917 438 4827. Әнкәй янда булганда Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһади сүзләре Яратам иртәләрне Уятса әнкәй сөеп, Чакырса чәй эчергә Тәмле коймаклар оеп. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Әнкәй карап торганда Хәрефләр язам тезеп, Мисалларны да эшлим Азакка тиклем, түзеп. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Әнкәй теләп калганда Бишлеләр дә эләгә, Арымыйм да, талмыйм да, Тарымыйм да бәлагә. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Кичен әкият сөйләп Куенымда йоклата. Еласам яшем сөртеп, Үскәнем дип юата. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Источник:
Back to Top